24 ноябрь 2026 материаллары
-
Рәшит Фәтхрахманов
Кул кулны юганда
Дөнья биржаларында – куәтле күтәрелеш. Америка фонд базарына үткән тәүлектә генә дә 4,5 триллион доллар акча агымы бәреп керде. Җанлануның сәбәбе – Nvidia компаниясенең генераль директоры Дженсен Хуангның яңадан үз вазыйфасына әйләнеп кайтуы. Ул, быел 12 ноябрьдә Элис Хуанг исемле хатын белән никахсыз бәйләнешләрдә гаепләнеп, отставкага киткән иде.
-
Яңалыклар
Татарстанлыларны көчле кар һәм җил турында кисәттеләр
25 ноябрьдә төнлә, иртән һәм көндез Татарстанда җепшек кар, тизлеге 21 метрга кадәр җиткән көчле җил һәм юлларда күз күреме 1000 метрга кадәр начараюы көтелә.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев «Сетевая компания»дә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты
Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев бүген «Сетевая компания» акционер җәмгыятенең Казандагы офисында булды.
-
Яңалыклар
Такси соңга калганда, компенсация алырга мөмкинме-юкмы икәнен аңлаттылар
Такси соңарып килгәндә яки бөтенләй килмәгәндә, пассажир, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, компенсация таләп итүгә хокуклы.
-
Яңалыклар
Җырчы Алсу ир-атның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләгән
Мәскәүнең “Метрополь” кунакханәсендә VOICE MAN AWARDS 2026 (“Голос человека” 2026 премиясе: төрле өлкәләрдән ир-ат – лидерларга тапшырыла) тантанасы узган.
-
Яңалыклар
Татарстан китап нәшрияты Казахстаннан җиңү яулап кайтты
Татарстан китап нәшрияты Казахстанның Алматы шәһәрендә үткән Халыкара китап һәм полиграфия ярминкәсендә ике номинациядә җиңү яулады.
-
Җәмгыять
Казанда суүткәргеч һәм канализация торбаларының 70 проценты тузган
Казан «Водоканал» инфраструктурасы 70 процентка тузган. Атна саен предприятие челтәрләрендә уртача 80 авария була.
-
Яңалыклар
Губернаторны тоткарлаганнар: ул бер миллиард сум акча үзләштерүдә һәм мошенниклыкта гаепләнә
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибисны кулга алу турында үтенечнамә белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
-
Яңалыклар
1 декабрьдән балга яңа ГОСТ кертелә
Россиядә 2026 елның 1 декабреннән балга яңа дәүләт стандарты үз көченә керә. Яңалыкның ялган продуктка каршы көрәшне көчәйтү мөмкинлеге бирәчәге күздә тотыла.
-
Җәмгыять
«Табыгыз гәлүшемне!»
Авылга кайткач, балаларны ияртеп, кибеткә барып килергә булдым. Бала диюем – үземнән бер башка озын үсмерләр инде алар. Шәһәрчә рәвешен китереп киенеп чыкканнар иде, бабалары ак кроссовкаларыннан кычкырып көлде дә каршыларына ике кара гәлүш чыгарып куйды.
-
Җәмгыять
Тарихта калачак
«Бердәм Россия» партиясенең республика төбәк бүлеге Секретаре итеп Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиевны сайладылар. Төбәк бүлегенең Казанда узган конференциясендә төп яңалык әнә шул булды. Элеккеге җитәкче Фәрит Мөхәммәтшин бу вазыйфаны 2003 елдан бирле башкарды. Аңа яңа бүләк – «Бердәм Россия» Рәисенең Мактау грамотасын тапшырдылар.
-
МӨҺИМ
Тәрәзә ачык торсын: Татарстанда сөрем газыннан агуланып үлүчеләр арткан
Татарстанда ел башыннан бирле ун кеше сөрем газыннан агуланып үлгән. Бу былтыр ел буе теркәлгән фаҗигале саннардан ике ярым тапкыр күбрәк. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә газ җиһазлары белән эшләгәндә аеруча сак булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Ваемсызлыкның күпмегә төшүен дә әйттеләр.
-
Яңалыклар
Биш катлы торак йортта газ шартлаган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар
Бүген иртән Алтайдагы Кулунда авылында биш катлы торак йортта газ шартлаган.
-
Яңалыклар
Пенсионерларга кайбер салымнарны түләмәскә мөмкин булуын әйттеләр
Россия пенсионерлары бер фатир, бер торак йорт һәм бер гараж яки машина урыны өчен милеккә салым түләмәскә мөмкин.
-
Яңалыклар
Татарстанда -15 градуслы салкыннар көтелә
Татарстанда бу атнада климатик кыш килә.